Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Кызым белән күрешергә берничә минут калган иде»

Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде... 24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан. - Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын...

Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде...
24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан.
- Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. Син кая дип тә язды әле ул. Тукталышта торабыз, дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып, узарга теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтеләмим дә инде. Кызны, бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, - ди Мариянең әнисе Регина Галимова.
Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.
- Беркөнне, мин сиңа крокслар (аяк киеме) алдым, дип шалтыратты. Бересе көнне тагын сөйләштек: төш күрдем, сиңа алган кроксларның тартмасын ачтым, анда алар юк, ди. Бу ниндидер бер билге булгандыр инде. Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде.
Автобусның югары тизлек белән баруын күрүчеләр булган. Регина Галимованың танышы да шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган.
- Ул да тукталышта көткән. Минем үземнең дә, башка танышларымның да Самара - Ижевск автобусына утырып йөргәне бар. Алар гел куып йөриләр. Алдагы урындыкларга утырган вакытта, зинһар, кумагыз дип, гел әйтеп бара идем. Танышымымның да куркудан күземне йомып бара идем, дип сөйләгәне бар. Автобус йөртүчегә тагын бер рейска чык дип шалтыратканнарын да ишеткәнем булды. Аның: "Мин ничә тәүлек йокламаган", - дип карышканын да үзем ишеттем бер юлы. Алар да тиз йөрергә мәҗбүр булганнардыр инде. Хәзер кызымнан килгән смс ларны карыйм: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое озероны үттек дип язган. Вакытларын карадым: унбиш чакрымны алты минутта үткән булып чыгалар, - дип сөйләде ул безгә.
Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланды. Йөк машинасы йөртүчесеннән сорау алынган. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек терелеп чыккач башкарылачак.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-10-27-59/item/23053-yul-faҗigasendә-һәlak-bulgan-mariya-galimovanyiң-әnise-kyizyim-belәn-kүreshergә-bernichә-minut-kalgan-ide.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined