Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 3 июль 2017 яңалыклары

    • 3 июль 2017 - 17:00
      Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Кызым белән күрешергә берничә минут калган иде»
      Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде... 24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан. - Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын...
      548
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 12:00
      Чирмешән районы авылларында Сабантуй батырлары яхшы бүләкләр алды
      Узган атна шимбәсендә районның байтак авылларында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар узды, мәйданда төрле ярышлар үткәрелде, алдынгылар, үрнәк якташларыбыз бүләкләнде. Билгеле, бу көнне көрәшчеләр дә бил алышты. Югары Кәминкә Сабан туенда көрәштә Геннадий Сотников (Чирмешән) баш батыр булып калды, аны микродулкынлы мич белән бүләкләделәр; Лашманда - Фаил Миңнекәев (Лашман),...
      771
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 11:00
      "Сөлчә" азыксыз калмас
      "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятендә-580 тонна сенаж салдылар. "Сөлчә"дә бу төр азык 543 тонна. 725 тонна печән дә җыеп куйдылар (план чамасы). Район буенча алганда печән-1205, сенаж 1123 тонна гына. Һава торышы үләннәрне киптерергә комачаулый, кайбер хуҗалыкларда эш оешып китә алмый, техника җитешми. Мондый көннәрдө сенаж салсаң яхшы да бит.
      551
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 08:00
      Лицензиясе булмаган килеш металл ватыклары кабул итү белән шөгыльләнүче Туймәт кешесе административ җаваплылыкка тартыла
      01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 25 июньнән 2 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 18 административ беркетмә төзегәннәр. Лицензиясе булмаган...
      578
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 07:00
      Яңа Котыштан Анастасия әби дөнья хәлләреннән хәбәрдар
      Яңа Котыштан Анастасия Кунакова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа олы бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән. Әлеге хатны, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы...
      585
      0
      0
    Реклама