Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Яшь гвардия»челәр чишмә матурлый

"Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының райондагы активистлары Чирмешәндәге Михаил Титов һәйкәле янындагы чишмә тирәсендә чисталык өмәсе үткәрде. Егетләр, кызлар үз сафларын ишәйтеп, төбәгебездә мондый мактаулы гамәлләрне күбрәк башкармакчы. Оешманың райондагы бүлеген Ирек Нуретдинов җитәкли. Әлегә азрак санда булсалар да, гвардиячеләр, яшьләр көчләреннән килгән кадәр, җәмгыятькә файдалы эшләр үтәргә тырыша. Әнә...

"Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының райондагы активистлары Чирмешәндәге Михаил Титов һәйкәле янындагы чишмә тирәсендә чисталык өмәсе үткәрде. Егетләр, кызлар үз сафларын ишәйтеп, төбәгебездә мондый мактаулы гамәлләрне күбрәк башкармакчы.

Оешманың райондагы бүлеген Ирек Нуретдинов җитәкли. Әлегә азрак санда булсалар да, гвардиячеләр, яшьләр көчләреннән килгән кадәр, җәмгыятькә файдалы эшләр үтәргә тырыша. Әнә җыйнаулашып Чирмешән крепостенда ачык һавадагы музей территориясен чүп-чардан арындырганнар. Ә 4нче ноябрь - Халык бердәмлеге көнендә район үзәгендәге Титов чишмәсе тирәсендә өмә ясаганнар. Биредән чүпләрне җыйганнар, һәйкәл янындагы берәү аударып киткән кирпеч багананы яңадан бастырып цементлап куйганнар.
- Кемдер күзлегеннән бу зур эш тә түгелдер. Ләкин нәрсәнедер тәртипкә китерү мактаулы, ул - җимерү түгел әле,- ди Ирек. - Актив, яшьләр тормышын кызыклы итәргә теләүче, файдалы эшләргә ашкынучы район авыллары егет-кызларын без үз сафларыбызга дәшәбез. Яшьләрне борчыган проблемаларны да бергә хәл итәр идек. Чөнки сезнең тәкъдим, үтенечләрне җирле хакимияткә, район җитәкчелегенә турыдан-туры җиткерергә мөмкинлегебез бар. Безнең белән 8-927-490-79-00 телефоны, cheremshan.mger.rt@mail.ru электрон адрес ярдәмендә элемтәгә чыгып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз