Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Янгында дүрт бала һәлак була

Йорт яна башлаганда, анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган. (Казан, 3 март, "Татар-информ"). Владимир өлкәсендәге янгын дүрт баланың гомерен өзгән. Бу хакта "Интерфакс " агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. //Татар-информ// Янгын Владимир өлкәсенең Александровский районында шимбә...

Йорт яна башлаганда, анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Владимир өлкәсендәге янгын дүрт баланың гомерен өзгән. Бу хакта "Интерфакс " агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. //Татар-информ//

Янгын Владимир өлкәсенең Александровский районында шимбә төнендә килеп чыккан. Фаҗига Струнино шәһәрендәге шәхси йортта булган. Йорт яна башлаганда анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган. Янгыннан ир-ат, хатын-кыз һәм 17 яшьлек кыз гына чыгып котыла алган.

Соңыннан янгын сүндерүчеләр йортта янып үлгән дүрт бала мәетен тапкан. Аларның олысына алты, кечесенә өч яшь булган.

Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе дүрт бала һәлак булу факты нигезендә тикшерү үткәрә.

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Янгында дүрт бала һәлак була