Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"ЯҢА ЕЛ САЛАТЫ" (РЕЦЕПТ)

Яңа елга яңа салат ясап карыйк. Тәме белән "оливье"ны хәтерләтә. Салат өчен: 2 бәрәңге, 2 кишер, 5 йомырка, 200 грамм тавык түше, 2 тозлы кыяр, 100 грамм сыр, 1 банка кукуруз, майонез, тәменчә тоз. Пешкән бәрәңге белән кишерне, сырны угычтан уарга, йомырканы сарысы белән агын аерырга, шулай ук угычтан уарга,...

Яңа елга яңа салат ясап карыйк. Тәме белән "оливье"ны хәтерләтә.


Салат өчен: 2 бәрәңге, 2 кишер, 5 йомырка, 200 грамм тавык түше, 2 тозлы кыяр, 100 грамм сыр, 1 банка кукуруз, майонез, тәменчә тоз.

Пешкән бәрәңге белән кишерне, сырны угычтан уарга, йомырканы сарысы белән агын аерырга, шулай ук угычтан уарга, тавык итен һәм тозлы кыярны саламлап турарга.

Салат өчен тирәнрәк савыт алырга, беренче катка бәрәңге салырга, тоз сибәргә, майонез ягарга, аннары йомырка агы, тозлы кыяр, тавык ите, кишер, йомырка сарысы, сыр, кукуруз, ике кат саен майонез сыларга.

Хәзер салатны тәлинкәгә әйләндереп салырга, өстенә майонез сөртергә, яңа өзелгән кыяр белән бизәргә мөмкин.

intertat.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз рецепт ЯҢА ЕЛ САЛАТЫ