Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Урманасты Үтәмештә сарай һәм өй түбәсе янган

01 18 июньдә Урманасты Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыкта сарай һәм өйнең түбәсе янган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы. 02 15нән22 июньгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 45 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә Чишмә урамындагы бер йорттан бензин пычкысы урлаган өчен...

01 18 июньдә Урманасты Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыкта сарай һәм өйнең түбәсе янган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы.

02 15нән22 июньгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 45 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндә Чишмә урамындагы бер йорттан бензин пычкысы урлаган өчен 47 яшьлек Х. җаваплылыкка тартылган.
Өч кеше (Иске Котыш, Чирмешән, Утыз Имән авылларыннан) законсыз төстә алкоголь продукциясе сатуда гаепләнә, аларны административ җәза көтә.
Кара Чишмә авылы янында төзелүче битум заводында эшләүче шушы авылның 19 яшьлек егете һәлак булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада 133, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Дүрт авария булган, кешеләр зыян күрмәгән.
03 Үткән шимбә - якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 28 чакырту һәм 18 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Тамара Просекина әйтүенчә, аларның күпчелеге артериаль гипертония белән интегүчеләрдән булган. Өч кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, тагын өчәү аракы белән агуланган. Балаларда йогышлы авыру, аллергия реакциясе очраклары да бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 24 заявка үтәгәннәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш Янгын куркынычсызлыгы