Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Урак вакытында уттан сак булыйк

Узган елларда урак вакытында районда тракторлар, комбайннар яну очраклары булгалады. Шуның өчен янгын күзәтчелеге белгечләре, басуларда эшләгәндә сак булырга кирәклеге хакында кабат искә төшерә. -Кагыйдәләр буенча, уракта катнаша торган техникаларда, агрегатларда янгын сүндергеч (огнетушитель), очлы көрәк, себерке булырга тиеш. Берешәр генә дә түгел, икешәр хәтта, - ди райондагы янгын күзәтчелеге...

Узган елларда урак вакытында районда тракторлар, комбайннар яну очраклары булгалады. Шуның өчен янгын күзәтчелеге белгечләре, басуларда эшләгәндә сак булырга кирәклеге хакында кабат искә төшерә.

-Кагыйдәләр буенча, уракта катнаша торган техникаларда, агрегатларда янгын сүндергеч (огнетушитель), очлы көрәк, себерке булырга тиеш. Берешәр генә дә түгел, икешәр хәтта, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Ягулык, майлары агып-тамып йөргән трактор, комбайннарның янгын китереп чыгаруы ихтимал. Аларны ачык капотлы хәлдә эшләтү тыела. Техника тузан, салам, бөртек калдыкларыннан чистартылырга тиеш.
Иген басуларының урман, юл янәшәндәге кырыйларын чабып, сукалап чыгу зарур. Гомумән, кыр эшләре барган басу янәшәсендә, ут-фәлән чыккан очракка, сука таккан трактор торырга тиеш, диләр. Салам, камыл яндырырга рөхсәт ителми. Эскертләрне дә электр чыбыкларына, баганаларга якын өяргә ярамый. Янгынчылар бөртек складларында электр үткәргечләре төзек, андый биналар чүп-чардан арындырылган булырга тиешлеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнчы техника янгынга каршы аерым режим Урак чоры

2
X