Техника тег белән яңалыклар
-
Түбән Кәминкә җирлегендә һәр йортта диярлек техника бар
348 йортлы Түбән Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләрдә 353 берәмлек техника: 297 җиңел автомобиль, 31 йөк машинасы, 17 трактор һәм 9 мотоцикл бар.
-
Иске Кадида сораулар булмады
Иске Кади авыл җирлегендә узган халык җыенына 85 яшьлек Ибраһим абый Зарипов та килгән. Сораулары, зары юк, әмма бу чарадан читтә калмаска тырыша ул. -Аллага шөкер, пенсияне өйгә китереп бирәләр, газ, электр, су гел бар, - ди элек фермада, төзелештә, мәктәптә дә эшләгән ветеран. -Карчыгым ун ел эш вафат булгач,...
-
Техниканы кышкы саклауга кую буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче
Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын ремонтка әзерләү буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче дип танылды. Әлеге хуҗалык механизаторлары иң югары баллга лаек булды. "Сөлчә" җәмгыяте игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде, алар икенче урында. Техниканың торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде....
-
Урак вакытында уттан сак булыйк
Узган елларда урак вакытында районда тракторлар, комбайннар яну очраклары булгалады. Шуның өчен янгын күзәтчелеге белгечләре, басуларда эшләгәндә сак булырга кирәклеге хакында кабат искә төшерә. -Кагыйдәләр буенча, уракта катнаша торган техникаларда, агрегатларда янгын сүндергеч (огнетушитель), очлы көрәк, себерке булырга тиеш. Берешәр генә дә түгел, икешәр хәтта, - ди райондагы янгын күзәтчелеге...
-
Чирмешән районында транспорт саны арта
2015 елда районда 845 транспорт чарасы исәпкә куелган һәм 186 техника исәптән төшерелгән. 2014 ел белән чагыштырганда, транспорт чаралары 659га арткан. Бүген районда 7701 транспорт чарасы бар, 2014 елда 7042 булган. 2015 елның 1 январена алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, физик затларда 6649 транспорт чарасы теркәлгән. Шуларның 5580се - җиңел автомобиль, 779сы...
-
“ЧирмешәнАГРО“да тракторлар ремонтланган, механизаторлар “киендерелгән“
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыятенең кырларда эшләячәк механизаторларын әллә кайдан танып булачак. Мондагы барлык хезмәткәрләргә бер төрле - зәңгәр төстәге эш киемнәре - спецодеҗда бирделәр. Техник карауга кадәр буялган, ремонтланган машина һәм тракторлары янына да алар шушы яңа киемнәрен киеп чыктылар. Быел әлеге җәмгыятьтә, кыр эшләрендә җиңел машиналарны да санап, 13 берәмлек автотранспорт...