Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда буран чыгуы көтелә

Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар. Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран...

Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар.
Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими.
Моннан тыш атна азагына һава температурасы кабат -20 градуска кадәр түбән төшәчәк. Салкын һава температурасы төнлә генә түгел, көндезге сәгатьләрдә дә сакланыр, дип фараз кылына.
3 февральдә төнлә һәм иртән бераз кар ява, урыны белән буран көтелә. Төнлә һәм иртән - 15-20, көндез 13-18 градус салкын булачак.
Шимбә, 4 февральдә болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява, кайбер районнарда томан төшә. Төнлә һәм иртән 20-25, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 14-19, Татарстанның көнчыгыш районнарында 22 градус салкын була, ди синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран гидрометцентр һава торышы