Гидрометцентр тег белән яңалыклар
-
Татарстанда буран чыгуы көтелә
Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар. Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран...
-
Татарстанда һава торышы үзгәрерме?
Якын көннәрдә эсселек чигенми әле. Төнлә - 17-20, көндез 24-29 градус җылы булыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәренә караганда, республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз яву ихтималы бар. Төнлә республиканың кайбер районнарында томан булырга мөмкин.
-
Һава торышы үзгәрергә мөмкин
Татарстанда җилнең көчәюе һәм урыны белән яңгыр көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә бүген - 20 июльдә һава торышының бозылуы ихтимал. Көннең икенче яртысында яшен һәм көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
-
Эссе көннәр башлана
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 июньнән республикада 30 градус эссе булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем булуы фаразланмый. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с...