Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде

Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды. Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты Гөлназ Гатина Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы арасыннан сайлап алынды. Халыкара "Татар...

Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.


(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды. Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты Гөлназ Гатина Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы арасыннан сайлап алынды.

Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең Татарстан буенча финалында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтте.

Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.

Финалда Апас, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Алабуга, Чистай, Зәй, Азнакай, Чаллы, Сарман, Чирмешән районнарыннан милли киемле, чиста татар телле татар кызлары иҗади бәйгедә һәм зирәклек ягыннан көч сынашты. Кызлар барысы да милли бизәкле күлмәкләрдән һәм нигездә калфактан иде.

Бәйгене тамаша кылырга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы" конкурсын гамәлгә куючы Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров килгән иде.

Кызларның гүзәллеген һәм сәләтләрен Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары - Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин; Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова; «Зө-Ләй-Лә» триосы җырчысы Ләйсән Закирова, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Соңгы икесе соңгы мизгелдә гастрольгә китеп барган ике артистны - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлаховны алыштырган.

Бәйгене Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Гәрәев һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәләхова алып барды. Тамашада Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «KAZAN» бию ансамбле, "Казан егетләре" төркеме, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Асыльяр чыгыш ясады.

Финал ярышлары өч бәйгене үз эченә алды. Беренче өлештә кызлар, нигездә, үзләре иҗат иткән шигырьләр һәм видеопрезентация белән үзләре әзерләгән "визитка" тәкъдим итте. Икенче бәйге иҗади иде. Кызлар бию, җыр яки нәфис сүз өлкәсендә үз талантларын күрсәтте.

Өченче өлеш театральләштерелеп тәкъдим ителде. Биредә Шаһзадә үзенә кәләш сайлады һәм кызның зирәклеген билгеләү өчен аларга Татарстан һәм татар тарихына кагылышлы сораулар бирде. Шаһзадә ролен артист һәм журналист Идел Кыямов башкарды.

Кызлар үзләренә эләккән сорауга төгәл һәм тиз җавап бирделәр. Аларның, әйтик, Хәйрияче һәйкәленең куелу вакытын көненә кадәр төгәл белүләре әзерлек белән аңлатылды.

Татарстан буенча финалда катнашкан кызларны мәртәбәле жюри "Иң камил кыз", "Иң зирәк кыз", "Иң сөйкемле кыз", "Иң нәзәкатьле кыз", "Иң гүзәл кыз", "Иң илһамлы кыз", "Иң серле кыз", "Иң нурлы йөзле кыз", "Иң сәләтле кыз", "Иң җитез кыз", "Иң тырыш кыз" номинацияләрендә бүләкләде. Кызларга көмеш бизәнү әйберләре тапшырылды. Кызларның берсе дә дипломсыз һәм бүләксез калмады.

Татарстан данын Уфада яклаячак җиңүчене Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров игълан итте. Гөлназ Гатинага танылган дизейнер Луиза Фәсхетдинованың дизайнер калфагы тапшырылды.

Шунысы да игътибарга лаек, Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең Татарстан финалы җиңүчесе Гөлназ Гатина Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган "Яз гүзәле" матурлык һәм талант конкурсында вице-мисс булган иде. Ә конкурсны тамаша кылган Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Гөлназга махсус бүләк тапшырган иде.

Искәртеп үтәбез, Гөлназ - Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты, булачак финансист. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, "Сәләт"кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Татарстан Татар кызы2017 үзенең иң чибәр кызын билгеләде