Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Tatar-inform.tatar - .tatar доменында беренче яңалык сайты

30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалык сайты эшли башлады. Элек "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус телле домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемә нөсхәсе генә булган сайтның Tatar-inform.tatar адресы буенча татар телле версиясе урын алды. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы...

30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалык сайты эшли башлады.

Элек "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус телле домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемә нөсхәсе генә булган сайтның Tatar-inform.tatar адресы буенча татар телле версиясе урын алды.
Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы турында һәр көнне 60 тан артык яңалык чыгара. Редакциянең төп максаты - аудиторияне Татарсан һәм татар халкы өчен мөһим булган хәлләр һәм вакыйгалар белән таныштырып бару, укучыларга көннең мәгълүмати картинасын тәкъдим итү.
Tatar-inform сайтының мобиль версиясе дә бар. Ул шулай ук Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләрендә тәкъдим ителә. Киләчәктә "Татар-информ" мәгълүмати агентлык яңалыкларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерларында язылырга мөмкин булачак.
Хәзер сайтта "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Официаль хроника", "Авыл", "Икътисад", "Вакыйга", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" сәхифәләре тәкъдим ителә. "Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик мәкаләләр, "Әңгәмә"дә төрле темаларга интервьюлар, "Татар матбугаты" бүлегендә татар матбугатының актуаль материаллары урын ала.
"Татар-информ" 1990 елның 6 июненнән эшли башлады. Ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче төбәк мәгълүмат агентлыгы.
.tatar домены бөтендөнья интернет челтәрендә республиканы презентацияләү өчен мөмкинлекләрне көчәйтү максатында Татарстан хөкүмәте тарафыннан 2013 елда теркәлде. "Татар -информ"ның яңа домендагы татар редакциясе мәгълүмат агентлыгын популярлаштыруга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Информ домен Республика көне