Татар Информ тег белән яңалыклар
-
Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
-
Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда 12 кинотамаша булачак
Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк.
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана
Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган
ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә
Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?», дигәнем истә»
Филармония концертлар залында татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповны искә алдылар. Исән булса, аңа 5 апрельдә 50 яшь тулган булыр иде.
-
Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр
ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты.
-
Ярославль татарлары кош теле һәм өчпочмак пешерергә өйрәтте
Ярославльдә "Ак калфак" оешмасы милли ризык пешерү буенча мастер-класс уздырган.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда...
-
"Татар кызы - 2017" бәйгесе (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Рамил Гали фотолары, tatar-inform.tatar
-
Казанның 179 нчы мәктәбендә наркотикларга каршы акция узды
Чараны Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнеше буенча күзәтчелек идарәсе оештырган. (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Татьяна Иванова). Бүген Казанның Әбсәләмов урамында урнашкан 179 нчы мәктәптә байкерлар һәм дзюдо мәктәбе вәкилләре катнашында «Үз юлыңны сайла» дип аталган наркотикларга каршы акция үтте. Чараны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнеше буенча күзәтчелек идарәсе...
-
Tatar-inform.tatar - .tatar доменында беренче яңалык сайты
30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалык сайты эшли башлады. Элек "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус телле домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемә нөсхәсе генә булган сайтның Tatar-inform.tatar адресы буенча татар телле версиясе урын алды. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы...