Республика көне тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә - Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Tatar-inform.tatar - .tatar доменында беренче яңалык сайты
30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалык сайты эшли башлады. Элек "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус телле домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемә нөсхәсе генә булган сайтның Tatar-inform.tatar адресы буенча татар телле версиясе урын алды. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы...
-
Чирмешәндәге бәйрәмгә Самара өлкәсеннән дә килделәр (+ФОТО)
Әмирдән Айнур Галимов, Ивашкинодан Анна Макарова, Югары Кәминкәдән Алмаз Мөксинов, Яңа Элмәледән Мария Васюткина, Югары Кармалкадан Елизавета Миронова, Чирмешәннән Алия Латыйпова һәм агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган тагын 63 райондашыбыз өчен быелгы Республика көне аеруча истәлекле булып калыр. Район үзәгенең Яшьләр мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә йөзләгән...
-
Чирмешәндә Республика көне уңаеннан бәйрәм була
30 августта район үзәгендәге яшьләр мәйданчыгында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырыла. Ул кичке сәгать дүрттә башлана. Якташларыбыз район мәдәният йорты артистларының, үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын күрә алачаклар. Тантанада яшь чирмешәнлеләргә паспортлар да тапшырылачак. Бу көнне район үзәгендә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" дигән эстафетаны да кабул итәчәкбез. Аның барышында...
-
Чирмешәндә Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Чирмешәнне италиялеләр дә ошатты
30 август - Республика көне алдыннан район үзәгендә узган бәйрәм чараларын Италиядән кайткан кунаклар да күзәтте. Чәчәкләр бәйрәме, татар сөйләме, хәтта Россия паспортларын тапшыру чарасын шулай зурлап уздыруыбыз тәэсирләндерде аларны. Әккәрәй авылыннан Владислав һәм Андрей Чалиннарны бер-берсеннән ансат кына аерыйм димә. 14 яше тулган шушы игезәкләр бүгеннән Россия паспортына ия....
-
Чирмешән балалар учреждениеләрендә сакны көчәйтү мөһим
Кайбер мәктәпләрдә, аеруча Чирмешәндә, соңгы вакытта сак хезмәтенә игътибар йомшарган. Мондый хәлгә юл куярга ярамый, балалар учреждениеләрендә теләсә кем теләсә ничек кереп-чыгып йөрергә тиеш түгел. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, алдагы көннәрдә аеруча уяу булу сорала. Республика көне, яңа уку елы башлану, бераз соңрак үтәчәк сайлаулар вакытында...
-
Республика көнендә ничә көн ял итәбез
Быел республика көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, аның ялы эш көненә - дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, Татарстанда Республика көнендә 3 көн ял булачак - 29, 30, 31 август көннәрендә. Марат Гомәров фотосы.