Реклама
Ут чыккан очракта районыбыз янгын сүндерүчеләре тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эш итәчәк. Күптән түгел алынган, КамАЗ базасындагы махсус техника суны да күбрәк ала, кызуырак та йөри. Дөрес, автомашина өр-яңа түгел, бераз йөргән. Универсиада уздыручы Казанда янгын сүндерү частьләрен яңа техникалар белән тулыландыргач, махсус машиналарның бер өлешен районнарга биргәннәр. - Мондый техникага...
Ут чыккан очракта районыбыз янгын сүндерүчеләре тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эш итәчәк. Күптән түгел алынган, КамАЗ базасындагы махсус техника суны да күбрәк ала, кызуырак та йөри.
Дөрес, автомашина өр-яңа түгел, бераз йөргән. Универсиада уздыручы Казанда янгын сүндерү частьләрен яңа техникалар белән тулыландыргач, махсус машиналарның бер өлешен районнарга биргәннәр.
- Мондый техникага ихтыяҗ бар иде, чөнки КамАЗ 8 тонна су ала, ягъни бездәге бер ЗИЛдан өч тапкыр күбрәк. Яңа машинаның тизлеге дә начар түгел,- ди райондагы 135нче номерлы янгын сүндерү часте җитәкчесе Ирек Сәлахов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз