Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый
Белеп торыгыз

Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый

Төнлә минималь температура -1 дән - 6 градуска кадәр , көндез +4 тән +9 градуска кадәр булыр дип көтелә.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 25 апрельдә, Татарстанда көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән бераз кар явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Киләсе тәүлектә аязучан-болтылы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. 

Төнлә минималь температура -1 дән - 6 градуска кадәр , көндез +4 тән +9 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана.

Фото: архив tatar-inform


Нет комментариев