Чирмешән архив бүлегендә - бәләкәй кунаклар
Безнең районда

Чирмешән архив бүлегендә - бәләкәй кунаклар

Район архив бүлегенә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре килде.

Аларга “Блокнотик һәм Печать” мультфильмын күсәттеләр, кунаклар архив белән дә таныштылар.

Архив бүлеге җитәкчесе Рәмилә Рәхмәтуллина балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрде, документларның ничек саклануы һәм тарихка сакчыл карашның мөһимлеге турында сөйләде.

Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Лашман авылы фельдшер- аккушерлык пункты мөдире булып эшләгән Семен Степанов турындагы истәлекләр балаларда аеруча кызыксыну уятты.


Нет комментариев