Мордва Афонькәсе авылында Советлар Союзы Герое Павел Алекссевич Цаплинга һәйкәл төзеделәр.
Әлеге истәлекле урынны Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янәшәсендә эшләгәннәр. Һәйкәлгә гравировка ысулы белән геройның портреты ясалган, ике якта мәрмәр ташка Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемнәре язылган. Әлеге исемлектә 137 авылдашның исем-фамилиясе.
-Һәйкәл төзү - авылдашлар инициативасы. Үзган ел халык җыенында бу хыялны тормышка ашырырга килештек, - диде Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. – Төзелешкә үз салым акчалары тотылды, район бюджетыннан да ярдәм булды.
Мордва Афонькәсендә яшәүчеләр якташларының истәлекләрен мәңгеләштерү буенча эшне дәвам итәргә планлыйлар. Һәйкәлнең икенче ягында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларына да һәйкәл төзергә җыеналар.
Нет комментариев