Кышкы тәгәрмәчләрне алмаштыру вакыты җитт. Закон буенча декабрьдән февральгә кадәр кышкы тәгәрмәчләр белән йөрү мәҗбүри, ләкин иминлек өчен һава температурасы +7 градустан түбән төшкәч үк алмаштырырга кирәк. Ә сез алмаштырдыгызмы?
Булат Гайфуллин (Кармыш авылы):
- Машинаның тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштыруга җитди карыйм, ул бит үзебезнең иминлегебез. Бу эшне һава торышына карап башкарам, ноябрьнең беренче көннәрендә үк автомобилемнең “аяк киемен” алмаштырдым. Һәр көнне автомобильгә утырып чыгып китәм, күп йөрелә, шуңа 2-3 елдан тәгәрмәчләрне яңартам.
Илшат Заһретдинов (Чирмешән авылы):
- Мин гадәттә һәр елны ноябрь башында кышкы тәгәрмәчләрне куям. Быел һава торышы матур торса да, ноябрьнең беренче көнендә үк, сменага киткәнче алмаштырдым, төнлә суытып җибәреп бозлавык булырга мөмкин. Кышкы тәгәрмәчләрдә экономия ясарга кирәкми. Кышкы һәм җәйге тәгәрмәчләрем дискалар белән комплектланган, шуңа аларны үзем алмаштырам, балансировка кирәк булганда гына автосервиска барам.

Мәдинә Галимова (Иске Үтәмеш авылы):
- Мин автомобиль руле артында әле өч ел гына. Машинамның тәгәрмәчен алмаштыру - улымның эше. Октябрь ахыры, ноябрь башында кунакта идем, автомобилем басып торды. Шуңа тәгәрмәч алмаштыру бераз соңга калды. Һава торышы ышанычлы булмаса, тәгәрмәч алмаштырмыйча рульгә утырмыйм.
Надежда Минаева (Чирмешән авылы):
- Мин тәгәрмәч алмаштыруны белгечләргә ышандырам. Бу вакытта автосервиста чират зур була, шуңа алдан шалтыратып язылдым. Автослесарьларга машинамны калдырып киттем, мин әйләнеп килгәнче әзер иде. Икенче көнне курыкмыйча юлга чыгып киттем, көз бит, һава торышы бик тиз үзгәрә, я суыта, кар да яварга мөмкин.
Бу сорау белән Чирмешән ГАИ начальнигы Радик Сәйфетдиновка да мөрәҗәгать иттек.
Аның фикеренчә, автомобиль тәгәрмәчләрен алмаштыруны кичектерергә ярамый, чөнки шиналарны көзен алмаштыру язгысына караганда күпкә мөһимрәк. Кышкы шиналар дүрт тәгәрмәчкә дә куелырга тиеш, бу безнең иминлегебез. Тәүлеклек уртача температура +7 градустан кимесә, аларны алмаштырырга кирәк. Чөнки мондый температурада җәйге резина катып китә, шул сәбәпле тормазга баскач, туктау юлы озая. Төнге салкыннар һәм бозлавык куркынычы булса, моны тагын да иртәрәк эшләргә.
Нет комментариев