Кушамат – гади атама түгел: Туймәт авылында һәр нәселнең үз “таныклыгы” бар
Безнең якташлар

Кушамат – гади атама түгел: Туймәт авылында һәр нәселнең үз “таныклыгы” бар

Туймәт авылында яшәүчеләр өчен кушаматлар – гади генә атама түгел, ә нәсел тарихының, шәҗәрә җебенең аерылгысыз өлеше.

Кушаматлар – нәсел тарихының аерылгысыз өлеше

Рәсми исемнәрдән тыш, һәр гаиләгә беркетелгән кушамат авылдашлар арасында үзенчәлекле “таныклык” булып хезмәт итә. Туймәт авылының гасырларга сузылган тарихында һәр нәселнең үз кушаматы булган.

Әлеге материалда без Туймәт авылында яшәүчеләрнең кушаматлары ничек барлыкка килүе, алар нинди мәгънә йөртүе һәм буыннан буынга ничек тапшырылуы турында сөйлибез.

Рәсми исемнәрдән тыш, һәр гаиләгә беркетелгән кушамат авылдашлар арасында үзенчәлекле “таныклык” булып хезмәт итә: фото Кадрии Гамировой

Җен кушаматы  уңган-булганга бирелгән

90 яшьлек Наил Фәссахов үзләренең нәсел кушаматы турында горурланып сөйләде.

-Безнең Җен кушаматы әтидән килә. Гаиләбездә сигез малай, бер кыз үстек. Әтиебез Фәттах, гаиләсен туендыру өчен әле анда, әле монда барып ризык кайгырткан, бик уңган иде. Шуннан соң авылдашлар син җен кебек, әле анда, әле монда килеп чыгасың дигәннәр, шулай ул кушамат булып ябышкан, - диде Наил Фәттах улы. – Авылда Наил исемле кешеләр күп, ә Җен Наил дисәң, шунда ук беләләр. Балаларга, оныкларга да калды әле Җен кушаматы.

90 яшьлек Наил Фәссахов үзләренең нәсел кушаматы турында горурланып сөйләде: фото Кадрии Гамировой

Мәче һәм Песи – ике песи табышкан

Ә менә Рәсимә һәм Мәүлет Хәйруллиннарның кушамат белән бәйле үз тарихлары бар. Кара Чишмә авылы кызы Рәсимә Туймәткә Хәйруллиннарга килен булып килә. Аларның язмышлары гына түгел, кушаматлары да уртак булып чыга. Мәүлет абыйларның кушаматы - Мәче, ә Рәсимә апаныкы - Песи.

-Ике песи табышкан дип көлә иделәр бездән, - дип кушаматлар тарихын сөйләп китте Рәсимә Барый кызы. – Мәүлетнең бабасы Хәйруллага бирелгән Мәче кушаматы. Егетләрне аулак өйгә кызлар янына кертми торган булганнар. Бабай хәйлә уйлап таба, ишек янына килеп мәче булып кычкыра, ә хуҗа хатын мәчем кайткан кертим әле дип ишекне ачуы була, егетләр өйгә килеп керә. Үземнең кушамат та бабайдан калган. Мәссәр бабай ит ашарга яраткан, песимени, дигәннәр һәм Песи кушаматка әйләнгән.

Ә менә Рәсимә һәм Мәүлет Хәйруллиннарның кушамат белән бәйле үз тарихлары бар: фото Кадрии Гамировой

Авылда кайбер кушаматлар тарихы

Авылда хәзер кушамат тарихларын белүчеләр бик аз, моның белән кызыксынучы Рәсимә апа Хәйруллина авылдагы кайбер кушаматлар тарихын безгә дә сөйләде.

-Авылда Тамыр Гали абзый (мәрхүм) бар иде. Баксаң, ул кеше исемен үзгәртеп ясалган кушамат икән. Гали абзыйның бабасы Гамир исемле булган, аларның фамилияләре дә Гамиров. Халык Гамирны Тамырга әйләндереп куйган, - диде ул.

Мәрхүм Мингата бабай Әхмәтҗановка бирелгән Чури кушаматы әле дә саклана, оныкларының балаларына да калган. Бабай сүзгә бик оста була, булмаган нәрсәләрне дә “күпертеп”, кешеләргә җиткерергә яратканга бирелгән кушамат. Чури кушаматының тарихы шундый.

Авылда хәзер кушамат тарихларын белүчеләр бик аз, моның белән кызыксынучы Рәсимә апа Хәйруллина авылдагы кайбер кушаматлар тарихын безгә дә сөйләде: фото Кадрии Гамировой

 

Куас һәм Карга – Рәшит Хөсәеновлар нәселендә

Рәшит Хөсәеновлар нәселендә ике кушамат: Куас һәм Карга. Ул аларның тарихларын яхшы белә, бик кызык итеп безгә дә сөйләде.

-Куас кушаматы безгә Кара Чишмә авылыннан Гозәир бабай карчыгына ияреп килгән. Әби бик отчаянный, чая, усал булган, үз алдына “күпереп” торган. Халык та бик үткен телле бит, куас дип кушамат биргәннәр, - диде Рәшит Хәниф улы. – Карга кушаматы да ерак бабайлардан калган. Миңа күбрәк Карга кушаматы ябышкан, Карга Рәшите диләр миңа. Галим бабайга җитәкчеләр кунакка еш килгәннәр, һәрвакыт өстәлгә тавык пешереп куярга кирәк булган. Юклык вакыт, тавыксыз калып булмый бит, чираттагы бер килүләренә карга тотып, пешергән. Җырлашып утырганда “Карга тавык буламени...” дип җыр сузган. Менә шуннан Карга кушаматы биргәннәр дә.

Кушаматны кешенең холкына карап бирүләрен дә билгеләп үтте әңгәмәдәшебез. Яңа бирелгән кушаматлар тиз онытыла, менә элеккегеләрнең озак саклануына да игътибар иткән ул.

Яңа бирелгән кушаматлар тиз онытыла, менә элеккегеләрнең озак саклануына да игътибар иткән ул: фото Кадрии Гамировой

Кулак кушаматы – байлык символы

Рәшит Рәҗәпов та кушаматлары тарихын кыска гына аңлатты.

-Кулак кушаматы безгә бабайдан калган. Рәҗәп бабай бай, уңган булган, тегермән тоткан, шуңа биргәннәр бу кушаматны. Аллаһыга шөкер хәзер дә бай яшибез, кулаклар кебек эшлибез, - дип елмайды Рәшит Сәгыйть улы.

Рәшит Рәҗәпов та кушаматлары тарихын кыска гына аңлатты: фото Кадрии Гамировой


Нет комментариев