Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә счетчикларны тикшерү кагыйдәләре үзгәрәчәк

Көнкүреш счетчикларын һәм башка үлчәү чараларын тикшерүдә Росстандарт реестрына (Үлчәү бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фонды) кертелгән язмалар юридик яктан әһәмияткә ия бердәнбер нәтиҗә булачак. Тикшерү турында кәгазь таныклыклар өстәмә мәгълүмат характерда була.

Бу 2019 ел ахырында кабул ителгән «Үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итү турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләрдән күренә. Алар «Цифрлы икътисад» программасында каралган иде, дип яза «Российская газета».

Росстандартта, прибор тикшерелгәннән соң, алынган мәгълүматларны белгеч бер тәүлек эчендә «Аршин» хезмәте реестрына кертергә тиеш, дип сөйләделәр. Счетчикның завод номеры аша аның хуҗасы үлчәү нәтиҗәләрен белә ала.

Моннан тыш, хәзер россиялеләр реестрдагы язмаларга сылтап, киләсе тикшерү датасы турында белә алачак. Бу гражданнарга вакыт узу сәбәпле, счетчикны тикшерү яки алыштыруда ялган хезмәт тагарга омтылу очракларын киметергә тиеш.

Шул ук вакытта Росстандарт башлыгы Алексей Абрамов искәрткәнчә, метрологик эшләрне ялган башкарудан һәм ялган документлар эшләүдән котылуда «тикшерү нәтиҗәләрен берьяклы электрон рәвештә теркәү һәм үлчәү чаралары төрләрен раслау мөмкинлеге» бирәчәк.

Яңалык 2020 елның сентябрь ахырында эшли башларга тиеш, чөнки тиешле инфраструктураны әзерләү өчен вакыт кирәк.

tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X