Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Һәркем белән никахлашып булмаячак

Мөселман гаиләләре артсын.

Русиядә мөселманнарның федераль рухи идарәсе башка дин вәкилләре белән никахлашуны тыйды. Тиешле дини бәяләмә оешма сайтында пәйда булды.

Документта никахларның бары тик урындагы мөфтинең рөхсәте белән генә мөмкин булуы билгеләп үтелә. Русия Мөселманнары Диния нәзарәте фикеренчә, ир белән хатын арасындагы никахның ныклыгы өчен уртак дини кыйммәтләр кирәк.

"Русия Мөселманнары Диния нәзарәте ил территориясендә конфессияара никахлар рөхсәт ителмәгән һәм бары тик урындагы мөфти карары буенча гына мөмкин, ул әлеге конкрет очракның барлык шартларын карый һәм игътибарга ала", - дип билгеләп үтелә документта.

Шул ук вакытта, билгеләп үтелгәнчә, мөселман егете башка диндәге кызга, әгәр кәләше Ислам динен кабул итсә, өйләнә ала. Моннан тыш, кыз яшәригать кануннарын үтәргә әзер булырга тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев