Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Район халкын нәрсәләр борчый?

Чирмешән үзәк больницасында тәмәке тартуга каршы закон үтәлми. Бу хакта uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә язылган иде. Әлеге дәгъвага тагын берничә кеше кушылган. -Больницада берничә урынга "тәмәке тарту тыела" дигән язулар элеп куйдык, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров, бу мәсьәлә буенча. -Тәмәке тартучылар өчен махсус урын...

Чирмешән үзәк больницасында тәмәке тартуга каршы закон үтәлми.

Бу хакта uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә язылган иде. Әлеге дәгъвага тагын берничә кеше кушылган.
-Больницада берничә урынга "тәмәке тарту тыела" дигән язулар элеп куйдык, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров, бу мәсьәлә буенча. -Тәмәке тартучылар өчен махсус урын билгеләнгән. Медицина хезмәткәрләре белән үткәрелгән җыелышта да, әлеге хәлне кабат искә алдык. Больницага бик күп кеше килә. Алар арасында тәмәке көйрәтүчеләр дә бар, андыйларга кисәтү дә ясыйбыз, ләкин күрмичә дә калырга мөмкинбез. Халык яңа законга өйрәнгәнче вакыт кирәк.
"Халык контроле"ндә безнең районнан теркәлгән дәгъваларның күпчелеге юлларга бәйле. Бәркәтә, Лашман, Яшәүче һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләр дә юлларның начар хәлдә булуыннан зарланалар.
Биредә әлеге хатлар уңаеннан төрле оешмаларның рәсми җаваплары да урын алган. Нигездә, аларда "Юлларны норматив хәлгә китерү өчен средстволар каралмаган яисә юк", диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined халык контроле