Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсияне баллар буенча билгеләячәкләр

Киләсе елның 1 январеннан пенсия күләме яңача исәпләнә башлый. Бу пенсия хокуклары белән хезмәткә түләүнең тәңгәллеген тәэмин итәчәк һәм хезмәт стажының әһәмиятен күтәрәчәк. Яңа закон буенча хезмәт хакына карап ел саен баллар язылып барыла. Хезмәт хакың зуррак булган саен баллар да күбәя. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән...

Киләсе елның 1 январеннан пенсия күләме яңача исәпләнә башлый. Бу пенсия хокуклары белән хезмәткә түләүнең тәңгәллеген тәэмин итәчәк һәм хезмәт стажының әһәмиятен күтәрәчәк.

Яңа закон буенча хезмәт хакына карап ел саен баллар язылып барыла. Хезмәт хакың зуррак булган саен баллар да күбәя.
Пенсиягә чыкканда җыелган баллар РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән пенсия баллары бәясенә тапкырланып, ел саен индексацияләнәчәк.
Пенсиянең иминият өлешен булдыру өчен ким дигәндә 15 ел иминият стажы, 30 балл тупларга кирәк. Әгәр бу шартлар булмаса, пенсия фондына соңрак (хатын-кызлар 60, ир-атлар 65 яшьтә) мөрәҗәгать итәргә була.
Иминият стажына эшләгән чор гына түгел, ә декрет ялы, хәрби хезмәт вакыты, өлкәннәр яки инвалид балалар карау еллары да керә, тик ул чор өчен башка коэффициент билгеләнгән.
Пенсиягә соңрак чыгу отышлы. Пенсия яшеннән соң эшләгән һәр ел өчен баллар бирелә һәм түләү арта.
Яңа формула хәзерге пенсионерларга һәм быел чыгучыларга кагылмый. Аларның баллары кабат исәпләнәчәк, алай да пенсияләре кимемәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан пенсионерлар укуы