Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Наркоконтроль тыңлый!

18нән 28 мартка кадәр Татарстанда Бөтенроссия наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!" акциясе уза. Бу акция наркомания проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйлелеккә эләккән кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар белән сату итүчеләргә һәм наркопритоннар хуҗаларына җәмгыятьтә түзә алмаслык халәт булдыру максатында алтынчы ел үткәрелә. Практика күрсәткәнчә, гражданнар наркотиклар...

18нән 28 мартка кадәр Татарстанда Бөтенроссия наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!" акциясе уза.


Бу акция наркомания проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйлелеккә эләккән кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар белән сату итүчеләргә һәм наркопритоннар хуҗаларына җәмгыятьтә түзә алмаслык халәт булдыру максатында алтынчы ел үткәрелә. Практика күрсәткәнчә, гражданнар наркотиклар тирәсендәге вәзгыятькә бик борчылалар һәм наркотикларга бәйле җинаятьләр турында Идарәнең "ышаныч телефонына" бик теләп хәбәр итәләр.

Бер генә кеше дә наркотиклар булган җирдә үзен хәвефсез сизми, ә безнең вакытта алар, кызганычка каршы, киң таралган һәм киләчәгебезгә куркыныч тудыралар. Мондый чаралар мөмкин кадәр еш үткәрелер, дип өметләнәбез, чөнки "21 гасыр чумасын" бары бергәләп кенә җиңеп була.

Исегезгә төшерәбез, сорауларыгыз һәм хәбәрләрегез эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр - (843)274-31-03, шулай ук тәүлек әйләнәсе, "ышаныч телефоны" - (843)274-30-30, 273-43-45 номерлары буенча кабул ителәчәк.

ТР буенча Россия УФСКН идарәсе матбугат хезмәте. (тел. 274-31-65).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Кайда үлем саталар – хәбәр ит!” акциясе уза