Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәктәпләргә төзүчеләр килә

Уку елы тәмамлану белән районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елына әзерләнә башладылар -ремонт эшләренә керештеләр. - Күпчелек мәктәпләрдә агымдагы косметик ремонт бара. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләре биналарында капиталь ремонт республика программасы нигезендә үткәрелә,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Берничә мәктәпкә һәм балалар бакчасына аерым ремонтка өстәмә акча...

Уку елы тәмамлану белән районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елына әзерләнә башладылар -ремонт эшләренә керештеләр.


- Күпчелек мәктәпләрдә агымдагы косметик ремонт бара. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләре биналарында капиталь ремонт республика программасы нигезендә үткәрелә,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Берничә мәктәпкә һәм балалар бакчасына аерым ремонтка өстәмә акча биреләчәк. Әйтик, Әккәрәй авылындагы бакча бинасына 3 миллион 200 мең сумлык ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла. Монда түбәне алмаштыру, ишекләр, тәрәзәләрне яңарту, җылылык системасы ясау күздә тотыла.

Киләсе елда, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләрендә, республика программасы нигезендә, капиталь ремонт уздыруга документлар әзерлиләр.

Кармыш балалар бакчасында да яңа җылылык системасы ясалачак, шушы авыл мәктәбенең җылылык трассасын алмаштырачаклар.

Утыз Имән, Ульяновка мәктәпләренә дә яңа җылылык трассасы сузылачак. Иске Элмәле мәктәбендә һәм Шешминка авылының балалар бакчасында төзүчеләр канализацияне ремонтлаячаклар. Ивашкинодагы бакчада гына да 540 мең сумлык бәягә эш күләме башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф