Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашманда җиләктән кагыт та ясыйлар

Нәкъ Тукай шигырендәгечә, быел урманда җиләк искиткеч. Алай гына да түгел, аны хәтта авыл тирәсендә үк, су буйларыннан, тугайлардан да җыеп алырга мөмкин. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Шунлыктан әби-бабай, бала-чага, хатын-кызлар, ир-атлар, кемнең вакыты бар - җиләктә хәзер. Кызыгырлык та...

Нәкъ Тукай шигырендәгечә, быел урманда җиләк искиткеч. Алай гына да түгел, аны хәтта авыл тирәсендә үк, су буйларыннан, тугайлардан да җыеп алырга мөмкин.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Шунлыктан әби-бабай, бала-чага, хатын-кызлар, ир-атлар, кемнең вакыты бар - җиләктә хәзер. Кызыгырлык та шул: быел ул аеруча эре, үзе тәмле, һәм чиләкләр дә бик тиз тула. Электән килгән гадәт булгангадырмы, бу эшне өлкәннәр бик яратып башкара. Буыннар сызлый, диеп тормыйлар, җаен табалар. Хәтта җиргә кырын ятып җыялар бу нигъмәтне.
Әнә Лашманнан Һади һәм Минҗамал Вәлиевлар җиләккә әллә никадәр "рейс ясаганнар". Кышкылыкка өч литрлы егермеләп банкада кайнатмалары инде әзер икән. Җиләкнең свежий килеш туңдырганы да - шәп ризык. Кагыты да тәмле, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман җиләк