Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашман бакчачысы корткычларга каршы көрәшә

Бу көннәрдә халык бакча мәшәкатьләренә чумды дисәк тә буладыр. Чөнки күпләр түтәл асларын тырмалап, чисталап куйды. Суганчылар суган чәчте, редислар утыртучылар бар. Ә менә агач үсентеләрен хәзер ничек карарга, аларны нишләтергә? Без Лашманнан һәвәскәр бакчачы Рөстәм абый Галимовка шалтыратып, бу уңайдан аның тәҗрибәсен белештек. -Язын агачларның, бигрәк тә яшь үсентеләрнең...

Бу көннәрдә халык бакча мәшәкатьләренә чумды дисәк тә буладыр. Чөнки күпләр түтәл асларын тырмалап, чисталап куйды. Суганчылар суган чәчте, редислар утыртучылар бар. Ә менә агач үсентеләрен хәзер ничек карарга, аларны нишләтергә? Без Лашманнан һәвәскәр бакчачы Рөстәм абый Галимовка шалтыратып, бу уңайдан аның тәҗрибәсен белештек.

-Язын агачларның, бигрәк тә яшь үсентеләрнең кайрылары тиз зарарланучан була. Кояш ашамасын өчен, хәзер аларны төпләреннән берәр метр биеклектә "побелка" белән агартырга кирәк. Мин бу вакытта агач төбенә, дөресрәге төбеннән 10 сантиметрлар калдырып, нитроаммафоска дигән ашлама да салып чыгам. Аның составында агач яхшы үсәргә булышучы кирәкле бөтен элементлар да бар. Дөрес, аны агачның яшенә карап, чамалап ашлау зарур. Картрак агачка берәр шырпы кабы җитә. Аны аз-азлап сипкәләп, туфрак белән бутау кирәк. Бу ашлама Чирмешән кибетләрендә бар. Үзем әле күптән түгел генә барып алдым.
Агачларны, кем ничектер, мин яз көне бөҗәкләргә каршы, бәрәңге корты агулый торган препаратлар сыекчасы белән "коендырам". Артык көчле ясамыйча, бәрәңгегә сибәргә тиешленең яртысы исәбеннән кушып. Көннәр җылынуга, бөҗәкләр дә кузгала бит. Алар яфрак бөреләренә үтеп, яшләвекне эчтән ашый. Шунлыктан, ясаган сыеклыкны агачлар яфракка бөреләнгәнче сибү шарт. Мин аны алмагачларның алмалары чикләвек хәтле булгач тагын бер кат сибеп узам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лашман авылы