Лашман авылы тег белән яңалыклар
-
Лашманда яшәүче сугыш ветераны мәрхәмәтле немецларны да күргән
Кышкы салкын төндә ишек шакып, Мөхәммәтшиннарны йокыдан уяталар. Өйгә берьюлы өч-дүрт кеше килеп керә. Юлаучылар икән, Лашман янында машиналары ватылган, кунарга урын эзлиләр.
-
Лашманда колбаса цехы да булачак
Лашманда булачак мал сую пункты төзелешендә эш җанланды. Аның мәшәкатьләре артыннан йөрүче "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов төзелеш өчен 10 миллион 743 мең сум күләмендә грант откан. Әлеге цехны быел ук, май аенда эшләтеп җибәрмәкчеләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелгән шушы акчага цех бинасын...
-
Лашманда белдерүләрне рупордан әйтәләр
Лашман авылында халыктан җыелган үзсалым акчасына тавыш көчәйткеч - рупорлар урнаштырылган. -Әлеге җайланмаларны халык соравы буенча, биш урынга куйдык. Авыл зур, бер очта үлем-китем очрагында икенче очта ишетмичә дә кала идек, бик җайлы булды, диләр хәзер. Җыелышлар, төрле чаралар турында белдерүләрне дә хәбәр итәбез. Шундый ук җайланмаларны Әмирдә дә урнаштырачакбыз,...
-
Лашман әбиләре озын гомерле
Өлкәннәр көне үңаеннан район үзәгендә, гадәттәгечә, районыбызның икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар белән орчашу узачак. Бу көнне кайбер оешмалар, учреждениеләр үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне, бәйрәм табыны әзерләп, кунакка дәшә, күчтәнәчләр өләшә. Сүз уңаеннан, бүген районда 5950 пенсионер яши, шуларның 4737се картлык буенча пенсия ала. Быел 42 якташыбыз 90 яшьлек,...
-
Лашманнар колхозны сагына
Узган елны Лашман һәм Әмир кырларын инвестор эшкәртеп, уңыш үстереп, пайчылар белән акчалата исәп - хисап ясаса да, авыл халкын элеккеге колхозның таралуы, "Сельхозтехника", "Сельхозхимия", катнаш азык заводы, ипи пешерү цехы биналарының кулланыш табылмыйча торулары нык борчый. Лашман авыл җирлегендә узган халык җыенында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, газ...
-
Сугыш яшьлегебезне урлады
1945 елның 9 мае исемдә әле. Атка атланган бер малай Лашман урамында "Митингка!" дип чакырып йөрде. Шуннан әниләр авыл Советы бинасы янына киттеләр. Чирмешәннән Мөхәммәтҗанов абый сугыш бетте, дип, Җиңү хакында сөйләргә килгән. Ул вакыттагы хәлләрне сөйләп кенә аңлата торган түгел. Чөнки күп кешенең "кара пичәтле" кәгазе килгән иде бит...
-
Лашман бакчачысы корткычларга каршы көрәшә
Бу көннәрдә халык бакча мәшәкатьләренә чумды дисәк тә буладыр. Чөнки күпләр түтәл асларын тырмалап, чисталап куйды. Суганчылар суган чәчте, редислар утыртучылар бар. Ә менә агач үсентеләрен хәзер ничек карарга, аларны нишләтергә? Без Лашманнан һәвәскәр бакчачы Рөстәм абый Галимовка шалтыратып, бу уңайдан аның тәҗрибәсен белештек. -Язын агачларның, бигрәк тә яшь үсентеләрнең...
-
Бер айда медпункт төзеп буламы?
Була икән, Лашман халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктында дәва ала башлады. Бинаны, республика программасы буенча, быел төзеп файдалануга тапшырдылар. Модульле ФАПны нибары бер ай эчендә нигезгә бастырдылар. Мондый пунктларны үзебездә, Азнакай шәһәрендә үк ясыйлар икән, анда ясап, кирәкле урында җыеп кына куялар. Быел республикада шундый 76 бина төзелә. Районда беренче җыелма...
-
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Лашман авылында да күпләп кош-корт асраучылар аз түгел. Әйтик, Фидания Нуруллина, Мәдинә Талипова, Хәдичә Лотфуллина хуҗалыкларында аларның гомуми саны 100 башка җитә. Фидания апа Нуруллинаны оста кошчы дип була. Ул инде тавык-каз белән генә чикләнмичә, күркә, мисыр тавыгы (цесарка), күркә-үрдәк гибриды да асраган кеше. Быел да якташыбыз 50 баш каз,...