Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кытайдагы Олимпия уеннарында Татарстаннан 8 спортчы катнаша

Бүген Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана.

Бүген, 4 февральдә, Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 башлана. Татарстан Республикасыннан турнирга спортның 5 төре буенча 8 спортчы китте.

Безнең спортчылар чаңгы ярышларында, хоккейда, фигуралы шууда һ.б. катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаңгы ярышларында Христина Мацокина, чаңгыда трамплиннан сикерүдә Данил Садриев, сноубордта көч сынашуда Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, фигуралы шууда Евгения Тарасова, хоккейда Дмитрий Воронков, Тимур Билалов катнаша.

Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары 20 февральгә кадәр дәвам итә.

Татарстан спортчылары чыгышы программасы белән «Интертат» сайтында танышырга була. 

"Татар-информ"

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев