Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Кояшлы“ лагеры яшь хуҗаларын көтә

"Кояшлы" ял лагерында җәйге каникуллар чорында 169 укучы ял итә алачак. Беренче һәм икенче сменаларда 47шәр бала килүе көтелә. Өченче - профиль сменада 50 кеше - хоккей, волейбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче, чаңгычы укучылар ялларын күңелле үткәрәчәк. Дүртенче сменада тагын 25 яшь кешегә ял итәргә, яңа дуслар табарга мөмкин булачак....

"Кояшлы" ял лагерында җәйге каникуллар чорында 169 укучы ял итә алачак.

Беренче һәм икенче сменаларда 47шәр бала килүе көтелә. Өченче - профиль сменада 50 кеше - хоккей, волейбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче, чаңгычы укучылар ялларын күңелле үткәрәчәк. Дүртенче сменада тагын 25 яшь кешегә ял итәргә, яңа дуслар табарга мөмкин булачак.
Лагерь бәләкәй хуҗалары өчен ишекләрен 6 июньдә ачачак. Бу көнне беренче смена башланып китә.
-Барлык сменаларга да эшче персонал тупланган. Вожатый булып төрле уку йортлары студентлары эшләячәк, - ди лагерь начальнигы Таһир Рәхимҗанов. - Пешекчеләр дә бар.
Быел лагерьга юлламалар бераз кыйммәтләнгән. Үткән ел балага бер көнгә туклану өчен 224 сум тотылса, быел 235 сум каралган. Юлламалардан җыелган акчалар туклануга, хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә, төрле чаралар оештыру өчен тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лагерЬ