Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирус яңа эпидемия китереп чыгарган

Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган.

Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган. Медицина мәктәбеннән Роберт Йолкен әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр ителә The Lancet журналында. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Тикшеренү кысаларында агымдагы елның 20 гыйнварыннан 1 августына кадәр 69 миллионнан артык кешегә медицина ярдәме күрсәтү статистикасы өйрәнелде. Мәгълүматлар электрон медкарталардан алынды, диелә хәбәрдә.

COVID-19 белән авыручыларының төшенкелек, йокысызлык һәм деменциядән интегүе ачыкланган. Өч ай дәвамында авыручыларның 20 процентына психиатрия белән бәйле диагноз куела. Моннан тыш, психик авырулары булган кешеләрнең коронавирус йоктыруы 65 процентка артыграк булуы да ачыкланган. Табиб Йолкен билгеләп үткәнчә, бу медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүматлар базасын өйрәнгән башка галимнәрнең нәтиҗәләренә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев