Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Конверттагы” эш хакыннан пенсия чыкмый

Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. Белгечләр шулай ди. Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, "зарплата"ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә "запасы" җыелмый дигән сүз....

Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. Белгечләр шулай ди.

Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, "зарплата"ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә "запасы" җыелмый дигән сүз. Шунлыктан, эшкә урнашканда. әүвәл эш бирүче белән хезмәт килешүе төзү мөһим. Алай-болай, пенсия я эш хакы юллап, суд юлларында йөрергә туры килсә дә, кем әйтмешли, һаман шул рәсми кәгазь кирәк.
Ә инде хезмәт хакын "конвертта" гына түләүче эш бирүчеләрдән "Халык контроле" порталына язып зарланырга була. Яисә Татарстан Республикасының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтына язарга, яисә "кайнар линия"гә, 557-21-13 номерына шалтыратып хәбәр итәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия конверт эш бирүче кертем