“Конверттагы” эш хакыннан пенсия чыкмый
Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. Белгечләр шулай ди.
Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, "зарплата"ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә "запасы" җыелмый дигән сүз....