Пенсия тег белән яңалыклар
-
Путин хатын-кызлар өчен пенсия реформасын йомшартырга тәкъдим итте
Хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм, диде Президент.
-
Путин: 2024 елга уртача пенсия 20 меңгә кадәр артачак
Пенсия системасында үзгәрешләр киләсе елдан ук пенсияләрне 7 процентка арттыру мөмкинлеген бирәчәк.
-
1 апрельдән пенсия арта
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская...
-
Чирмешән районы пенсионерлары күбрәк пенсиягә өметләнә
Россия Пенсия фондының район идарәсе, мөгаен, районда халык иң еш мөрәҗәгать итә торган оешмадыр, 2016нчы елда аларга 7500, ягъни бер көнгә 20 - 21 кеше төрле сораулар буенча килгән. Кызганычка каршы, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге пенсия күләменең түбән булуыннан канәгать түгел. Идарәнең еллык хисап җыелышы һәрчак эшлекле һәм тантаналы, яңалыкларга бай...
-
Чирмешәндә пенсионерлар салым түли, ә эшмәкәрләр ашыкмый
Беренче генә язуыбыз түгел, районда зур йөк машиналары - "фуралар" тотучы өч-дүрт кешенең барлыгы 1 миллион 444 мең сум салым әҗәте бар. Ни гаҗәп, шундый кыйммәтле машиналар алырлык мөмкинлекләре булып та, алар бурычларын капларга ашыкмыйлар. Хәтта күпме генә пенсия алып яшәүче күпчелек әби-бабайларның да бурычлары юк, югыйсә. Районда салымнар буенча...
-
“Конверттагы” эш хакыннан пенсия чыкмый
Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. Белгечләр шулай ди. Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, "зарплата"ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә "запасы" җыелмый дигән сүз....
-
Стаж тулы түгел
Госман абзый озак еллар колхозда эшләп пенсиягә чыккан. Уен-көлкеле, сүзгә оста кеше, мәҗлесләрдә урыны гел түрдә була. Баянчы бит ул. -Ничек соң, пенсияне күп аласыңмы?- дип сорагач, Госман абзый: - Ярый инде шунда. Минем бит кызлар белән кич утырып, гармун уйнап йөргән вакытларны стажга кертмәгәннәр, санамаганнар,- ди.
-
Чирмешәнлеләргә былтыр 770 миллион сум пенсия акчасы түләнгән
РФ Пенсия фондына район идарәсе барлыгы 9 миллион сумнан артык кертемнәр бурычы җыелган. Ничарадан-бичара, "тискәре" эш бирүчеләрдән, эшмәкәрләрдән әҗәтләрне түләтү өчен ярдәм сорап хәтта суд приставларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә. "Үтәмеш" җәмгыятенең генә дә фондка 3 миллионга якын бурычы бар. Пенсия фонды идарәсенең узган елдагы эшләрен йомгаклау җыенында шундый...
-
Чирмешән районында пенсия хезмәтләндерүенең сыйфатын күтәрәләр
РСФСР Югары Советы карары белән 1990 елның 22 декабрендә оештырылган Пенсия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүнең эре федераль системасына әйләнде. Бүген Пенсия фондының район идарәсендә 18 белгеч хезмәт куя. Алар пенсияләрне санап, вакытында түләүне тәэмин итәләр. Идарәдә Асия Идрисова, Любовь Портнова, Мәдинә Харисова, Александр Островский, Михаил Васильев, Венера Биктаһирова, Ольга Васильева,...
-
Узган ел Чирмешән пенсионерларына 730 миллион сум акча түләнгән
РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре пенсияләрне вакытында санап, алар вакытында ияләренә барып җитсен өчен тырыша. Коллективта үзара аңлашып, бергә тупланып эшлиләр. Идарәнең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча оештырылган утырышта да бу ачык күренде. Районда 6 меңгә якын пенсионер яши. 2014 елда аларга пенсия түләү...
-
Пенсияләр түләүгә былтыр 730 миллион сум акча тотылган
1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты. -Пенсия күләме артканнан соң, февраль аенда безнең районда гына да өстәмә 5 миллион 900 мең сум акча кирәк булачак, январьда бу максатларга 62 миллион 300 мең сум акча тотылды,- ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. Иминият пенсиясенең уртача күләме - 10595,...
-
Пенсияләр тагын арта
1 февральдән пенсионерлар күбрәк акча ала башлаячак. Үсеш аз түгел - 6,5 процент. Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык һәм гаиләсен туендыручысын югалтканнарның пенсия күләме үсә. Яңалык райондагы 6036 пенсионерга да кагылачак. Шуларның 5546сы хезмәт пенсиясе ала. 1 январьда уртача хезмәт пенсиясе 8724 сум булса, 1...