Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Клубның да эше сәгатьле

23 сәгатьтән соң авыл мәдәният йортында йөргәне өчен казанкалы Д.ның әти-әнисенә һәм мәдәният йорты директорына штраф салынды. Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе утырышында шундый карарга килделәр. 23 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка җәмәгать урынында булган яшүсмер өчен әти-әнисе генә түгел, оешма җитәкчесе дә (әйтик, күңел ачу учреждениесенеке) җаваплы. Гаеплеләргә штраф...

23 сәгатьтән соң авыл мәдәният йортында йөргәне өчен казанкалы Д.ның әти-әнисенә һәм мәдәният йорты директорына штраф салынды.


Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе утырышында шундый карарга килделәр.

23 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка җәмәгать урынында булган яшүсмер өчен әти-әнисе генә түгел, оешма җитәкчесе дә (әйтик, күңел ачу учреждениесенеке) җаваплы. Гаеплеләргә штраф салына.

Моңа кагылышлы законны бозган Бәркәтә, Казанка, Күтәмә, Югары Кәминкә, Лашман авылларында яшәүче яшүсмерләрнең дә эшләре тикшерелде һәм җәза билгеләнде.

Йөртү таныклыгы булмаган килеш мопед, скутерлар белән идарә иткән яшүсмерләр дә закон каршында җавап тота. Лашманнан И. иптәшләре белән мопедта йөрергә уйлаган, тик аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Моның өчен аның әти-әнисенә штраф салырга карар чыгардылар.

Урманасты Үтәмеш авылыннан Р. баласына алимент буенча бурычы 74 мең сумнан да артып киткәнгә комиссия каршында җавап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тәрбия темасына