Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кирәксез әйбердән - яңа курчак

Тәрбиячеләр көне уңаеннан туган як тарихы музеенда "Үз кулларыбыз белән иҗат итәбез" исемле күргәзмә ачылды. Ул бер ай эшләячәк. Күргәзмәгә Чирмешәннең дүрт балалар бакчасы үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим иткән. Биредә тәрбиячеләрнең генә түгел, балалар һәм аларның әти-әниләренең дә иҗат җимешләрен күрергә була. Әлеге кул эшләнмәләре, барысы да диярлек, безнең аяк...

Тәрбиячеләр көне уңаеннан туган як тарихы музеенда "Үз кулларыбыз белән иҗат итәбез" исемле күргәзмә ачылды. Ул бер ай эшләячәк.

Күргәзмәгә Чирмешәннең дүрт балалар бакчасы үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим иткән. Биредә тәрбиячеләрнең генә түгел, балалар һәм аларның әти-әниләренең дә иҗат җимешләрен күрергә була.
Әлеге кул эшләнмәләре, барысы да диярлек, безнең аяк астында аунап ятучы - кирәксез әйберләрдән ясалган. Соктан бушаган пластик шешәләр, туңдырма таякчыгы, каз йоны, иске чүпрәк, ботаклар, агач яфраклары, шырпы, пластмасс кашыклар - барысы да үз урынын тапкан. Әлеге эшләнмәләр, картиналар күзләрне иркәли, ирексездән аларны тотып карыйсы килә. Монда күпме фантазия, сабырлык һәм түземлелек сарыф ителгән.
Күргәзмәне ачу тантанасында район үзәгендәге бу балалар бакчалары хезмәткәрләре дә катнашты. Бакча мөдирләре үзләренең эшләрен халыкка күрсәтергә мөмкинлек биргән өчен музей коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Чирмешәндә беренче балалар бакчасы 50нче елларда ачылган. Билгеле, ул вакыттагы бакчаны бүгенгеләр белән чагыштыру мөмкин дә түгел, - дип бераз тарихка да тукталып алды үзенең чыгышында туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Бездә бу хакта мәгълүмат бик аз. Һәр бакча үзе турында альбом эшләп бирсә, бу киләчәк буын өчен бәяләп бетергесез хәзинә булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Музейлар Выставкалар