Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанның 113 нче мәктәбендә Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган сквер пәйда булачак

Марат Әхмәтшин 1988-1997 елларда шушы мәктәптә укыган; узган ел ул, хәрби бурычын үтәгәндә, Сирия Гарәп Републикасында һаләк булган. (Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 113 нче татар-рус мәктәбендә булды һәм Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган скверның мәктәп тирәлегендә барлыкка килүен хуплады. Быелдан әлеге мәктәп Россия Герое Марат...

Казанның 113 нче мәктәбендә Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган сквер пәйда булачак

Марат Әхмәтшин 1988-1997 елларда шушы мәктәптә укыган; узган ел ул, хәрби бурычын үтәгәндә, Сирия Гарәп Републикасында һаләк булган.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 113 нче татар-рус мәктәбендә булды һәм Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган скверның мәктәп тирәлегендә барлыкка килүен хуплады. Быелдан әлеге мәктәп Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен йөртә. Бу хакта Казан шәһәр думасының аппараты хәбәр итә, дип яза "Республика Татарстан" газетасы.

Марат Әхмәтшин 1988-1997 елларда шушы мәктәптә укыган, узган ел ул, хәрби бурычын үтәгәндә, Сирия Гарәп Републикасында һаләк булган.

Мәктәп директоры Эльвира Юнысова белдерүенчә, мәктәп тирәсендә геройның сынын урнаштыру планлаштырыла. Ул йөзе белән мәктәпнең керү ишегенә карап торачак, биредә инде Марат Әхмәтшин истәлегенә мемориаль такта куелган. Ильсур Метшин әлеге тәкъдимне хуплаган һәм мәктәп тирәсендә зур булмаган сквер ясарга кирәклеген белдергән. Көндез анда керү ирекле булса, ә төнгә аны бикләргә уйлыйлар.

Казан мэры шулай ук мәктәптәге хәрби музейны карады, биредә герой Марат Әхмәтшинга багышланган почмак та булдырылган. Тактага укучының билгеләре белән элекке журналлар, шәхси әйберләре куелган. Янәшәдәге 13 нче гимназиядә Халыклар дуслыгына багышланган музей да эшли.

Илсур Метшин очрашу барышында киләсе елга, капиталь төзекләндерү белән беррәтән, мәктәпнең өч спорт мәйданчыгын да тәртипкә китерү кирәклеген белдергән. Исегезгә төшерәбез: 113 нче мәктәп - Казан мәгариф тарихына спорттагы казанышлары белән дә кереп калган мәгариф оешмасы.

http://www.tatar-inform.tatar/news/2017/08/27/147187/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз россия герое казан Марат Әхмәтшин сквер пәйда