Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда янгында әнисе белән улы үлгән

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.34 сәгатьтә килгән. Казанның Мәүлетов урамындагы 10 нчы йортта янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы панель йортта янгын...

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.34 сәгатьтә килгән.

Казанның Мәүлетов урамындагы 10 нчы йортта янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.34 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Янгын сүндерүчеләр биш минуттан һәлакәт урынында булган, тагын 20 минуттан икенче каттагы фатирда янгынны сүндергәннәр.

Янгында 63 яшьлек хатын-кыз һәм аның 27 яшьлек улы үлгән. Аларның үле гәүдәләрен Татарстан Сәламәтлек министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросына озатканнар.

Моңа кадәр "Татар-информ" Казанның Назарбаев урамындагы 9 катлы йортта чыккан янгында ике хатын-кызның һәм бер баланың гомерен өзелүе турында хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar

Безнең сайтта укыгыз: http://Управление прокуратуры РТ возглавил бывший прокурор Альметьевска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined