Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Картлык көннәрендә ялгыз булмаслар

Узган атнада унике әнигә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Аларның алтысы ул - кызларын өченчегә алып кайткан. Түбән Кармалка авылыннан Наталья һәм Сергей Калашниковларның беренче баласына - кызларына 16 яшь, икенчесе - уллары 10 яшьлек. 6 мартта туган төпчекләре Артем өчен бирелгән сертификат акчасын гаилә торак сатып алу өчен тотмакчы. Чирмешәннән...

Узган атнада унике әнигә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Аларның алтысы ул - кызларын өченчегә алып кайткан.

Түбән Кармалка авылыннан Наталья һәм Сергей Калашниковларның беренче баласына - кызларына 16 яшь, икенчесе - уллары 10 яшьлек. 6 мартта туган төпчекләре Артем өчен бирелгән сертификат акчасын гаилә торак сатып алу өчен тотмакчы.
Чирмешәннән Альбина һәм Илдар Бикбовлар малайга "заказ биргәннәр". Беренче ике балалары - кызлар.
- Өченче бала тагын да "тәмле" була икән ул. Үстерергә дә ансатрак. Алты айлык Әмирне хәзер апалары Регина белән Руфинә дә караша,- ди Альбина.
Ел башыннан районда 56 әни ана капиталы сертификаты алган. Бүген аның бәясе 408 мең 960 сум 50 тиен. Гаиләләр акчаны торак төзелешенә, бала укытуга, әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә тота ала.
Бу көнне сертификатларны ияләренә район җитәкчесе Наил Зарипов тапшырды.
- Сез, беренчедән, илдәге демографик хәлне уңай якка үзгәртүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Икенчедән, бу иң мөһиме - сез картлык көнегездә ялгыз калмая-чаксыз: яныгызда балаларыгыз булачак. Сезгә рәхмәттән башка сүз юк, - диде ул.
Форсаттан файдаланып, тантанада әниләр дә район җитәкчесенә гозер-сорауларын ирештерде. Әнә Чирмешәннең Яшьләр урамында җәй буе диярлек су булмый. Район үзәк больницасында бала табучы әниләр өчен җылы су, юынып чыгарга душ булсын иде. Медперсонал арасында авырулар белән дорфа сөйләшүчеләр бар. Иске Үтәмештә урам баганаларына яктырткычлар куясы иде. Андреевка авылына йөрүче маршрут автобусы хәрәкәте даими түгел...
Наил Зарипов әлеге проблемаларның барысын да тыңлап, мәсьәләләрне уңай хәл итәргә ышандырды.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined социаль яклау