Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кабызган әйбереңне сүндерергә онытма

Агымдагы ел башыннан район территориясендә 14 янгын чыккан. Шуларның күпчелеге - мичләрдән һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында. -Торак йортларда янгыннар еш кына янгын куркынычсызлыгының иң гади кагыйдәләрен санга сукмаудан чыга. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары даими кисәтәләр: мунчада янып торган мичне күзәтүсез калдырмаска, аның артык кызып китүенә юл куймаска,...

Агымдагы ел башыннан район территориясендә 14 янгын чыккан. Шуларның күпчелеге - мичләрдән һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында.

-Торак йортларда янгыннар еш кына янгын куркынычсызлыгының иң гади кагыйдәләрен санга сукмаудан чыга. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары даими кисәтәләр: мунчада янып торган мичне күзәтүсез калдырмаска, аның артык кызып китүенә юл куймаска, елына кимендә ике тапкыр морҗаларны корымнан чистартырга кирәк. Ләкин күпләр бу турыда "оныталар", ә инде бәла-каза килеп чыкканнан соң үкенәләр, тик соң була.
- Электр приборларыннан файдаланганда да кайбер куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк,- ди күзәтчелек эшчәнлегенең Чирмешән муниципаль районы буенча бүлеге дознавателе Фәрит Яруллин. - Кайбер кешеләр бер розеткага берничә приборны тоташтыралар. Болай ярамаганлыгын мәктәп балалары да белә, югыйсә. Ризык әзерләгәндә янып торган газны да күзәтүсез калдыручылар бар.
Тиешсез урыннарда тәмәке тарту да ут чыгу сәбәпләренең берсе булып тора.
Гаиләләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше өчен йорт хуҗалары җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 01 хезмәте

2
X