Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Исле газ белән агулану - үлемгә китерә

Кышын, ягу сезоны башлангач, газдан файдаланганда аеруча сак булырга кирәк. Һава температурасы кисәк үзгәреп торганда морҗа бозланырга яки анда кар җыелырга мөмкин, бу исә аның тартуына зыян сала. Мондый очракта газ янудан барлыкка килгән агулы матдәләр бина эчендә кала һәм кешеләр исле газ белән агуланырга мөмкин. Шуңа да мичнең ничек...

Кышын, ягу сезоны башлангач, газдан файдаланганда аеруча сак булырга кирәк.


Һава температурасы кисәк үзгәреп торганда морҗа бозланырга яки анда кар җыелырга мөмкин, бу исә аның тартуына зыян сала. Мондый очракта газ янудан барлыкка килгән агулы матдәләр бина эчендә кала һәм кешеләр исле газ белән агуланырга мөмкин. Шуңа да мичнең ничек тартуын аны кабызыр алдыннан да, кабызгач та әйбәтләп тикшерергә кирәк. Бинадагы һаваның бер проценты гына исле газдан торса да, бу кеше үлеменә китерергә мөмкин.

Газ плитәләрен квартираларны җылыту максатында файдаланмагыз. Плитәне озак вакыт кабызып тотсаң, тирә-юньгә шулай ук зарарлы матдәләр тарала. Быелгы кыш тотрыксыз, йә җылыта, йә суытып җибәрә. Бу үзе үк мичләрнең тартуының начараюына китерә. Ә морҗаларның очы бозланып та китсә, икеләтә куркыныч яный. Шуңа да газ кулланучыларга кышын бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Н.Алтунина.

"Лениногорскгаз" идарәсенең техник кабинеты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined газ