Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Үтәмеш каракларының кер юу машинасына күзе төшкән

Авылдашлары өеннән кер юу машинасы һәм электр санагычы урлаган өчен Иске Үтәмеш кешеләре Х. һәм Ф. җаваплылыкка тартылалар. 01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек. 02 6 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 23 гариза һәм хәбәр...

Авылдашлары өеннән кер юу машинасы һәм электр санагычы урлаган өчен Иске Үтәмеш кешеләре Х. һәм Ф. җаваплылыкка тартылалар.

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек.
02 6 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 23 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Төньяк Әшәлче нефть чыгару промыселы территориясеннән 4 эшермә югалган. Тикшерү бара.
Торак пунктларда кагыйдә бозып утлы коралдан аткан өчен Югары Чегодайдан С. Һәм чирмешәнле У. закон каршында җавап тотачак. Алар этләрне аткан.
Түбән Кәминкәдә яшәүче ханым өйдән законсыз төстә спиртлы эчемлек сатканда тотылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 94, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 27 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмен 32 тапкыр чакыртканнар, 7 кеше үзләре килеп ярдәм алган.
-Берничә ОРВИ һәм көнкүрештә җәрәхәт алу очрагы булды, иң күп чакырту югары кан басымы һәм йөрәк чирләре белән интегүчеләр янына иде,- диде фельдшер Леонид Новичков.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 33 заявка үтәгән. Диспетчер Наталья Миронова әйтүенчә, бик ашыгыч очракларда 04 номерыннан тыш яңа - 2-50-06 номеры буенча да шалтыратырга мөмкин.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Иске Үтәмеш

2
X