Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

IPadны эшләп алдым

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән "IT-Чемпион" бәйгесе хакында ишеткәч, мин дә үземнең көчемне сынап карарга булдым. Җиңүчеләргә бүләк тә кызыктырырлык - iPad - планшет. Бәйге шартларында язылганча,мин uslugi. tatarstan.ru порталында башкаларга шәхси кабинет теркәргә һәм алар аша төрле хезмәтләр өчен түләргә ярдәм иттем. Ун кешегә булыштым. Ансат бит - өеңнән...

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән "IT-Чемпион" бәйгесе хакында ишеткәч, мин дә үземнең көчемне сынап карарга булдым. Җиңүчеләргә бүләк тә кызыктырырлык - iPad - планшет.

Бәйге шартларында язылганча,мин uslugi. tatarstan.ru порталында башкаларга шәхси кабинет теркәргә һәм алар аша төрле хезмәтләр өчен түләргә ярдәм иттем. Ун кешегә булыштым. Ансат бит - өеңнән чыкмыйча гына, чиратларда тормыйча, коммуналь хезмәтләр: кулланылган газ, ут һ.б. өчен интернет аша гына түлисең. Тырыша торгач, максатыма да ирешелгән. Мин әлеге бәйгедә катнашып районда җиңү яулаган өч укучы арасында.
Кармыштан Гөлназ Гатинаны, Ивашкино мәктәбеннән Мария Андрееваны һәм мине Казанга бәйрәмгә чакырып, iT паркында узган чарада безгә iPadлар тапшырдылар. Шактый кыйммәтле әлеге бүләк компьютер кебек, әмма аңардан өстен: зур түгел, күчереп йөртергә ансат.
Мин бу бәйгедә катнашырга чынлап торып керешкәч, иптәшләрем ышанып та бетмәгән иде. Бүләккә ия булгач, хәзер алар да ничек эшләвем белән кызыксына. Әле бәйге тагын дәвам итә бит. iPad алырга һәркемнең мөмкинлеге бар.
Нияз Нуретдинов,
Лашман мәктәбе укучысы.
Редакциядән. "IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабы 25 майдан старт алып, 1 сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр барачак өченче этап исә 2 сентябрьдә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман “ITЧемпион” бәйгесе