Иң кирәкле дарулар бер ел эчендә 2,3%ка кыйммәтләнгән
Яшәү өчен иң мөһим дарулар бәясе бер ел эчендә 2,3%ка арткан. Бу – Россиядәге инфляция күрсәткеченнән кимрәк, дип белдергән сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Исегезгә төшерәбез: депутатлар дару һәм балалар товарларына өстәмә кыйммәткә салым (НДС) күләмен 10%тан 5%ка калдыруны тәкъдим иткән. “Справедливая Россия – За правду” партиясе әгъзалары шундый башлангыч белән чыккан. Закон проекты Дәүләт Думасына 17 декабрьдә кертеләчәк.
Сүз уңаеннан, сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләргә даруларның 4 айлык запасын булдыруны йөкләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев