1 декабрьдән медицина полислары үзгәрә
Юрист Анастасия Мырсина 1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының цифрлашуы турында искә төшергән. Белгеч “Прайм” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, яңалык 1 декабрьдән – өлешчә, ә инде 2023 елның 1 гыйнварыннан – тулысынча гамәлгә керәчәк.