Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрнең күбесе яшелчә базларын кышын да еш ачалар

Яшелчәләрне үстерү белән генә булмый бит әле ул, аны дөрес һәм яхшы итеп саклый белү дә кирәк. Халык телендә көз бай булма, яз бай бул, дигән әйтем дә йөри. Газета укучыларыбыз уңышларын кайда һәм ничек саклый икән. Сорашуыбыз шул хакта. Киңәшләр, тәҗрибә уртаклашу бер вакытта да артык булмас.

Зөһрә Мифтахова (Керкәле): - Яшелчәләрне саклауның әллә ни серләре юк инде - базда һәм идән астында. Идән астында җылы, бәрәңге тиз үрә башлый, шуңа аны яңа елга кадәр җитәрлек кенә салабыз. Гыйнвардан инде баздан алып ашый башлыйбыз. Базыбыз тирән, салкын төшми, аны кыш айларында да еш ачабыз. Авызын бик җылытмыйбыз да, нык салкыннар башлангач кына такта өстенә бераз чүпрәк-чапрак ябам. Ә базда бәрәңге өстенә картон җәябез. Кишер һәм аш чөгендере капчыкларга, флягаларга тутырылган килеш, бозылмыйча кышлый, яңа уңышка кадәр җитә. Яшелчәләр салыр алдыннан, базны яхшылап җилләтәбез һәм махсус шашка яндырабыз, бу кимерүчеләрдән саклый, аннан соң баз дымланмый да. Ашый торган суганны идән астына тартмалар белән куябыз, киләсе елда кара орлык ясау өчен утыртыла торганнарын челтәр капчыклар белән базга төшерәбез.

Ирина Миронова (Шешминка): - Базга төрле бөҗәкләр  ияләшмәсен өчен  көздән дөрес итеп әзерләү мөһим. Аны себереп, чистартканнан соң төтен шашкасы яндыру бик отышлы дип саныйм, бәрәңге салыначак җиргә көл сибеп куям, базда да, идән астында да шулай эшлим. Зур базда бәрәңгегә, кишергә, чөгендергә, кәбестәгә, консервланган банкаларга да урын җитә. Кишер һәм чөгендерне иске флягаларга тутырып куям. Кишерне кыргычтан чыгарып, пакетларга салып, туңдыргычка да салам, алай кулланырга бик уңайлы. Кәбестәне, ашамлык өчен пленка белән тыгызлап төреп, базга кәчәненнән элеп куябыз. Сарымсак һәм суганның сабакларын кисеп, киптереп тартмаларда, идән астында саклыйбыз. Анда бәрәңге кышның икенче яртысында йомшара, үрә башлый, шуңа аны күп салмыйбыз, беткәч, баздан алып ашый башлыйбыз.

Эльвира Әфләтунова (Кармыш): - Без яшелчәләрне базда һәм подвалда саклыйбыз. Ашый торган бәрәңгене базга болай гына салабыз, ә орлыкка дигәнен челтәр капчыклар белән. Базны томалап, җылытып куйдык та, язга гына ачарбыз. Кыш буе подвалдагы яшелчәләрне ашыйбыз. Бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган, сарымсак бик яхшы кышлыйлар. Кишер белән чөгендерне тимер савытларга тутырып куябыз. Минем өчен суганны үреп элү җайлы, черекләре булса күренә, аларны чүпләп  кенә алам, сарымсакны да бәйләмнәрдә элеп саклыйбыз.

Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән): - Бакчабызда үскән байлыкны саклау өчен иң яхшы урын – баз. Яшелчәләр анда яңа уңышка кадәр саклана. Без базны суыклар башлангач, декабрь башларында гына җылытып ябабыз, шуннан 8 мартларга кадәр ачмыйбыз. Бәрәңге, кишер, чөгендер бик яхшы саклана. Кышлык бәрәңгене идән астына салабыз, суганны да үремнәрдә шунда тотабыз. Каты суыклар башланганчы кишер һәм чөгендер коридорда тора. Кишерне, турап, туңдыргычка да куям, помидор белән, болгар борычына да урын җитә анда. Бездә алма күп булмый, барыннан кагыт ясыйм, киптереп тә куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев