Чирмешән районында пенсионерларның һәр алтынчысы эшли
Районда яшәүче 5755 пенсионерның 1832се федераль регистр нигезендә, дәүләттән социаль ярдәм алу хокукына ия. Шуларның 1067се (58,24 проценты) социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан, ягъни аларга әлеге хезмәтләр өчен акчалата түләнә.
ТР буенча РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалаучылар бераз арткан. 2021 елда социаль ярдәм алуга хокуклы 1889 пенсионерның 1133се (59,98 процент) бу хезмәтләрдән баш тарткан булган.
Районда гомер итүче кешеләрнең һәр өченчесе пенсионер, лаеклы ялдагы якташларыбызның һәр алтынчысы эшли, ел башына андыйлар 1006 булган. Пенсиянең уртача күләме 14 мең 66 сум тәшкил итә.
Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре агымдагы елның 1 гыйнварыннан – 8,6, 1 июньнән 10 процентка арткан.
80 яшьтән узган өлкәннәрне караган өчен өстәмә түләү бирелә. Безнең районда 80не узган 1048 кеше исәпләнә, шуларның 1031сенең караучысы бар, нибары 17 якташыбыз гына түләүләрдән баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев