Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәй - коронавируска каршы

Чәй COVID-19га каршы яхшы чара икән.

Белгечләр кара һәм яшел чәйнең коронавируска тәэсирен өйрәнгән һәм бик күңелле яңалык җиткерә: чәйне рәхәтләнеп эчегез, аның бу хәвефле чиргә киртә кую көче бар! Тик шунысын истән чыгармагыз: чәй салкын булырга тиеш түгел. Кыскасы, чамалап эчегез, бик эссе чәй дә сәламәтлеккә куркыныч тудыра.

Вирус кисәкчекләрен кара чәй тулысынча юк итәргә сәләтле, ә кытайның улун һәм японның ходзитя чәйләре инфекциянең үрчүен акрынайта.

Кара чәй - менә дигән табигый биостимулятор, ул кан тамырларын һәм иммунитетны ныгыта, катаракта һәм шикәр чирен кисәтә, баш миендә кан әйләнешен яхшырта, инсультларга каршы көрәшергә ярдәм итә.

Яшел чәй исә яшәртү сәләтенә ия. Моннан тыш, ул - ябыгырга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмче. Яман шеш авыруларын кисәтү, кан басымын төшерү, кандагы холестеринны киметү өчен дә яшел чәй эчү зарур.
Кара чәй дә, яшеле дә А, В, Р, РР, К, С, шулай ук кальций, магний, калий, натрий һәм фторга бай.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев