Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә урманнардан коры-сары җыярга рөхсәт ителә

2019 елның 1 гыйнварыннан урмандагы коры-сарыны - “валежник”ны ирекле җыярга рөхсәт иттеләр. Район урманчылыгы бу хакта кабат халыкның исенә төшерә.

"Коры-сары" төшенчәсе - ул төрле табигый сәбәпләр (давыл, кар басу, буран һ.б.лар) аркасында җиргә төшкән, ауган, коры һәм череп ятучы агач кәүсәләре, ботаклар һәм башка өлешләре, шулай ук куаклар һәм аларның өлешләре. Бу төшенчәгә тамырыннан корыган агачларны да кертәләр.

- Алар агачларның табигый коруы, зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә, давыл вакытында, көчле кар яуганда барлыкка киләләр. Коры-сарыны урман утыртмаларын кисмичә, екмыйча, кул көче белән эшләгәндә кулланыла торган кораллар белән генә җыярга рөхсәт ителә, - ди “Чирмешән урманчылыгы” җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев